Барлык яңалыклар
Коронавирус
23 апрель 2020, 21:20

“Коронавирус белән табиблар түгел, урта һәм кече медицина персоналы ешрак зарарлана”

Моның сәбәбе нидә икән?

16 апрельдән БДМУ дәваханәсендә коронавируслы пациентларны дәвалый башладылар. Башкорт медуниверситеты ректоры Валентин Павлов сүзләренә караганда, медицина персоналы арасында да COVID-19 йоктыручылар бар. Һәм бу табиблар түгел, ешрак шәфкать туташлары, аш яки дару таратучылар, санитарлар. Моның сәбәбе саклык нормаларын үтәмәү.
Шуңа бәйле рәвештә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз администрациясенә яңа төзелгән ведомствоара комиссияләре хастаханәләрне тикшергәндә моны исәпкә алырга кушты.
“Кешеләр белән сак һәм профилактик рәвештә сөйләшергә кирәк”, — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
Моннан тыш, Валентин Павлов яхшы хәбәр белән дә уртаклашты. БДМУ клиникасыннан савыгучыларны чыгара башлаганнар да инде.
Читайте нас