Дөнья катлаулы чорлар кичерә: коронавирус дигән зәхмәт безне өйләребездә бикләнергә мәҗбүр итте. Әмма безнең әлеге тәҗрибәбез уникаль түгел. Кешелек тарихы мондый нәрсәне бер генә тапкыр күрмәгән. Элекке заманнар белән чагыштырганда, без профилактика һәм дәвалауның алга киткән алымнарына иябез, димәк, эпидемияне уңышлы кичерү мөмкинлеге бар.
Элекке, дарулар булмаган заманнарда пандемияләргә каршы ничек көрәштеләр икән? Әйдәгез тарих битләре буйлап йөрештерик.
Чума корбаннары белән эш иткән урта гасыр табиблары еш кына гадәти булмаган битлекләрдә сурәтләнә. Безгә алар абсурд һәм хәтта куркыныч кебек тоела. Әмма бу шактый файдалы һәм бик кирәк әйберләр булган. Ул чор табибларының экипировкасы җентекләп уйланылган. Гадәттә, табиб куркыныч биологик сыекчалардан саклый торган фартук кигән. Күн перчаткалар аның кулларын саклаган. Битлектәге шомартылган бәллүрдән ясалган өстәмәләр күзләр инфекцияне эләктермәсен өчен куелган, һәм күрергә мөмкинлек биргән. Шулай ук томшык та мөһим роль уйнаган. Патоген микроорганизмнар турында күз алдына да китермичә, табиблар чирлеләрдән чыккан сасы исләр авыруның сәбәбе дип санаган. Күпмедер дәрәҗәдә алар хаклы булган, шулай бит? Бигрәк тә һава-тамчы юлы белән күчә торган авыруларга карата. Томшык зарарланган һавадан сакланырга мөмкинлек биргән. Аның саклау үзлекләрен тагын да арттыру өчен, томшыкка сарымсак, дәвалау үләннәре, уксуска манчылган чүпрәк салганнар.
Диңгездә йөрүнең үсеше белән дөнья авырулар таралу проблемасы белән очраша. Чума Европага нәкъ менә диңгез юлы буенча эләккән дип санала. Белүебезчә, хәзерге вакытта да бу бик актуаль. Бәхеткә, табиблар диңгез сәяхәтләре һәм эпидемияләр дөрләве арасында турыдан-туры элемтә булуын бик тиз ачыклаган. Венеция эпидемияне булдырмаска тырышучы беренче шәһәр була. 1448 елдан портка килгән кораб 40 көн якорьда кала, шуннан соң гына экипажга борттан төшәргә рөхсәт ителә. Сүз уңаенда, «карантин» (quarantine - «дүрт дистә») сүзенең этимологиясе дә шушы хәл белән бәйле.
Кайчак бөтен ил белән дә авыруга каршы тору өчен чаралар күрелгән. 1770 елда, мәсәлән, патшабикә Мария Тереза Осман империясе һәм үз биләмәләре арасында санитар кордон оештыра. Максаты: чуманы Австриягә кертмәү. Һәм бу чыннан да бик нәтиҗәле була. Чиктәге санитария сагы 101 ел эшли. Бу вакыт эчендә Австриядә бер тапкыр да авыру таралмаган, гәрчә бу вакытта Осман империясендә чума котырган булса да. 1600 чакрымга сузылган чикләр буенда мушкетлар белән коралланган гаскәрләр урнашкан. Кешеләр кордонны кисә алган, тик махсус пунктларда һәм 3 атна буена симптомнар булу-булмавын җентекләп тикшергәннән соң гына. Осман империясендә чираттагы авыру дөрләгәндә карантин 48 көнгә кадәр озынайтылган. Йөкләрнең куркынычсызлыгын тикшерү ысулы да куәтле була: төкләрне складка төйиләр дә шунда крестьяннарны кундыралар. Әгәр шул крестьяннар чирләмәсә, товарлар чиста булып саналган.
Авыру сасысын басучы исләрнең шифасына ышаныч нык булган элек. Хәтта эпидемияне җиңү өчен бөтен начар исләрне бетерү мөһим дип саналган. Мәсәлән, XIV гасырда Лондон начар ис тараткан өчен штрафлар да кертелгән. Урамга сасып ятачак төрле калдыклар ташлаучыларга җәза биргәннәр. Исле май, серкә нигезендә эшләнгән чаралар бик зур ихтыяҗга ия булган.
Йортлардагы һава гына түгел, тыштагысы да чистартуга мохтаҗ дигән фикер дә киң таралган булган. Бу максат белән урамнарда учаклар яндырганнар, төтен һаваны чистартачак, дип уйлаганнар. XVII гасырда, чуманың чираттагы эпидемиясе булганда, шул ук Лондон хакимияте шәһәр халкын 3 төн һәм 3 көн шәһәрдә учаклар яндырырга мәҗбүр итүче указ чыгара. Кызганычка каршы, бу чумадан дәвалауга булышмый, ә менә янгын куркынычы булган. Бераздан тәмәке тартуның файдасы турында фикер тарала. Белүебезчә, тәмәке тарту авыруның хәлен катлауландыра гына.
Чуманың бөек эпидемиясе булган ул болганчык вакытлар кешеләр өчен генә куркыныч булмаган. Песиләр чуманы күчерүчеләр дип игълан ителгән һәм үтерелгән. Бу ялгыш сайланган ысул болай да җиңел булмаган хәлне тагын да катлауландырган: чынлап та авыруны күчерүче күселәрне тотар өчен песиләр калмаган.
Кан алдыру һәм сөлек белән дәвалау
Авыруның хәлен җиңеләйтү өчен кан алу - меңьеллыклар дәвамында киң таралган ысул булган. Методка нигез салучы булып борынгы философ һәм хирург Гален санала. Урта гасыр табиблары тагын да алга киткәннәр: пычак урынына алар сөлекләрдән файдалана башлыйлар. Алар максималь нәтиҗәле итеп «начар кан»нан чистарталар дип саналган. Әмма йогышлы авыруларны дәвалаганда бу ысулның файдасы юк.
Мистицизм белән чиктәш торган дин, кешеләрнең наданлыгы – менә ул урта гасырның чынбарлыгы. Ул вакытта теләсә нинди авыру, бигрәк тә чума - Ходай бәласе дигән инану зур булган. Шуның аркасында үз-үзеңне кыйнап кына Ходайның ачуыннан котылып була дип ышанганнар. Һәм бу нәтиҗәсез генә түгел, куркыныч та булган ысул: гадәттә, кеше үзен кыйнауны шоу буларак әллә күпме халык караган. Авыру күпме кешегә тарала булып чыга. Ә без беләбез, эпидемия вакытында кеше күпләп җыелган урыннарга барырга ярамый. 1349 елда гына бу үз-үзеңне тукмаулар туктатылган. Әмма медицина күзлегеннән түгел, ә кеше гөнаһларын чиркәү генә кичерә ала дип.
Кешеләрнең могҗизага бик тә ышанасы килә, бигрәк тә куркыныч вакытларда. Димәк, алар моның өчен түләргә әзер. Бер яктан, плацебо эффекты нәтиҗә бирергә мөмкин әлбәттә. Моны хәтта заманча медицина да таный. Элекке чорларда да моннан файдаланганнар. Ничек кенә булмасын, урта гасырларда терекөмеш, кәҗә ташыннан порошок, бөти кебек әйберләр югары бәяләнгән һәм зур акчаларга сатылган. Терекөмешнең агулы булуын барыбыз да беләбез, ә кәҗә ашказаныннан алынган таш үзе авыру чыганагы булырга мөмкин. Бу темага тикшеренүләр урта гасырларда да булган, әмма могҗизалы чараларга кешеләрнең ышанычын җиңү җиңел бирелмәгән. Хәер, әле дә халык чын күңелдән төрле амулет, талисманнарга ышана. Хәтта коронавирустан саклаучылары да сатуда бардыр. Кеше барыбер һаман да мистикага ышана.
Тере хайваннар белән дәвалау
Бер Австрия табибы 1494 ел даталанган язма калдырган. Ул тере әтәчне чумалы урыннарга кысып терәргә һәм авыру чигенгәнчегә кадәр тотарга тәкъдим итә. Икенче табиб еланнар белән манипуляцияләр эшләргә куша: тәнгә куюдан башлап аларның итен ашауга кадәр. Шулай ук бик иске чыганакларда авыру кешегә бакага өрергә һәм аны җибәрергә киңәш ителә, янәсе чир бакага күчәчәк.
Нәтиҗәдә күрүебезчә, кешеләргә эпидемияләр вакытында тере калу өчен үз иммунитетлары гына ярдәм иткән. Шулай да урта гасыр медикларының кайчагында интуитив яки эксперименталь рәвештә бик акыллы һәм нәтиҗәле ысуллар табуларын танырга кирәк.
Безгә исә хәзерге авыр чорда табибларның киңәшләрен тыңларга һәм үзебезнең, якыннарыбызның сәламәтлеген куркыныч астына куймыйча гына сакланырга кирәк.