Барлык яңалыклар
Коронавирус
22 апрель 2020, 02:58

Республика клиник дәваханәсеннән кемнәр качуы билгеле

Бу хакта Леонид Рошаль язып чыккан.

Милли медицина палатасы президенты Леонид Рошаль карантинга ябылган республиканың төп дәваханәсе бинасыннан кемнәрнең чыгып китүен әйтте.
Хәтерегезгә төшерәбез, 6 апрельдә изоляция режимы кертелгәч, 7 кеше республика клиник дәваханәсе бинасын тулы күләмдә медицина тикшерүе үтмичә ташлап чыгып китә. Республиканың төп санитар табибы таләбе буенча суд изоляция режимын бозучыларны мәҗбүри рәвештә 14 көнгә дәваханәгә урнаштырырга дигән карар чыгарды. Әйткәндәй, күп кенә мәгълүмат чаралары дәваханә бинасын ташлап китүчеләр — табиблар, дип язды. Леонид Рошальне исә бу хәбәрләр чыгырыннан чыгарды.
“Чынында исә бу 7 кешенең бишесе генә — дәваханә хезмәткәре. Икесе — БДМУ ординаторы, шуларның берсе чит илдән кайткан. Калган бишесе — ике җыештыручы, берсе — медицина регистраторы. Аларны берничек тә табиблар дип булмый, — диелә җәмәгать эшлеклесенең хәбәрендә. — Ике рентгенолог та кайтып киткән. Алар ул көнне төштән соң телдән генә игълан ителгән үзизоляция хакында ишетмәскә дә мөмкин”.
Читайте нас: