Барлык яңалыклар
Коронавирус
22 апрель 2020, 12:55

Куватов исемендәге дәваханә кемнәрне кабул итәчәк?

Биредә әле тулы дезинфекция ясалды.

Бу атнада, ниһаять, коронавирус чыганагы буларак Русиядә генә түгел, хәтта күп кенә чит илләргә кадәр хәбәре таралган Г.Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә карантин тәмамланды.
21 апрельдә биредә яңа команда эшли башлады. Алар – клиниканың карантиннары тәмамланган хезмәткәрләре һәм шулай ук Уфаның башка медицина оешмаларыннан да табиблар һәм шәфкать туташлары.
Әлеге бригадалар дәваханәдә калган авыр чирле пациентларга ярдәм итәчәк. Мондый пациентлар саны – 150дән артык. Аларның 34ендә коронавирус диагнозы расланган.
Ә дәваханәдә карантинда булып, өйләренә кайтарылып җибәрелгән медицина хезмәткәрләре ике атнага үзизоляциягә китте. Әлеге чорда алар яшәгән урыннары буенча медицина күзтүе астында булачак. Үзизоляциягә шартлары булмаганнарга Күз һәм пластик хирургия үзәге яки Республиканың тире-венерология диспансере изоляторына урнашырга тәкъдим ителде.
“Кызыл зона”да булган хезмәткәрләргә COVID-19га анализ нәтиҗәләренең икесе дә кире булганда гына эшкә керешергә рөхсәт ителәчәк. Бу ашханә, даруханә, техник хезмәттә эшләүчеләргә кагыла.
Карантин тәмамланганнан соң дәваханәдә тулысынча дезинфекция ясалды. “Җиңел булмады, әмма без җиңеп чыктык, – диде дәваханәнең кабул итү-диагностика һәм санитар авиация бүлекләрен җитәкләүче Феликс Сакаев. – Табибларга гына түгел, пациентларга да авырга төште. Аңлаганнары, ярдәм иткәннәре өчен барысына да рәхмәт. Эшебезне дәвам итәрбез дип уйлыйм. Чөнки тормыш дәвам итә, без кирәкбез. Барысы да яхшы булачак”.
Дәваханә 23 апрельдән алып 5 майга кадәр Уфада һәм Үзәк медицина округында коронавируслы кешеләр белән аралашкан кешеләр өчен генә эшләячәк.
6 майдан 31 майга кадәр ул COVID-19 белән чирләүче, аны йоктыручылар белән аралашкан, әмма хирургия, кардиология, неврология һәм башка юнәлешләр буенча ярдәм таләп ителгән бар кешеләр өчен дә үз ишекләрен ача.
Шулай ук бүгенге көндә пульмонология бүлегендә яткан пациентларны дәвалау да дәвам итә. Хәлләре яхшырса, алар яшәгән урыннары буенча табиб күзәтүе астына күчереләчәк, диләр сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Читайте нас