Барлык яңалыклар
Коронавирус
22 апрель 2020, 17:10

Бездә коронавирус йоктыручылар саны – 396

Башкортстан ил төбәкләре арасында яхшылар рәтенә күтәрелгән.

Оператив штаб мәгълүматлары буенча, бүген, 22 апрельдә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 396 кешегә җиткән.
Аларның 34е терелгән, үлүчеләр саны – 14.
Шул рәвешле, республика коронавирус белән чирләүчеләр саны буенча, 10 мең кеше исәбеннән алганда, Русия төбәкләре арасында 53нче урыннан 58гә күчкән.
Соңгы тәүлектә күпме кеше чир йоктырганлыгын күрсәткән сан буенча ул 33нче урында тора. Бездә соңгы тәүлектә тагын 25 кешедә инфекция булуы ачыкланган. Моннан алдагы тәүлекләр белән чагыштырганда бу сан 49 кешегә кимегән.
“Бу Башкортстанда чирне ачыклауның һәм республика җитәкчесе Радий Хәбиров керткән үзизоляция чараларын көчәйтүнең нәтиҗәле булуы турында сөйли, – ди Русия Иҗтимагый палатасы һәм оператив штаб әгъзасы Ростислав Мурзагулов. – Өстәвенә, төбәктә тестлар үткәрү саны да даими арта бара. Русия буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, без тестларны ике тапкыр күбрәк эшлибез. Шуңа чир йоктыручыларны күбрәк ачыклыйбыз да. Хәер, Башлыкның сәясәте дә шуңа нигезләнә”.
Читайте нас: