Барлык яңалыклар
Коронавирус
21 апрель 2020, 15:15

Үзизоляция режимы июньгә кадәр озайтылырга мөмкин

Ил җитәкчелеге үзизоляция режимы вакытын озайтырга уйлый.

Ил җитәкчелеге үзизоляция режимы вакытын озайтырга уйлый. Оптимистик вариант май бәйрәмнәре узганчы озайтуны күздә тота. Бүгенгесе көндә вакытны билгеләү иң югары дәрәҗәдә тикшерелә. Тагын бер вариант - үзизоляция режимын май урталарына кадәр озайту. Коронавирус таралу белән хәл начарайса, ял көннәре 1 июньгә кадәр озайтылырга да мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Русия Федерациясе Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков бу атнада илнең алдагы яшәү режимы турында карарлар көтелә диде.
Читайте нас: