"Имеш-мимеш"ме, әллә дөрес хәбәрме?
Уфада «Башавтотранс» автобусларында йөрүче пассажирларга 22 апрельгә кадәр битлекләр тараталар, имеш.
Бу акция Радий Хәбировның җәмәгать транспортында битлек һәм перчаткалар киеп кенә йөрергә ярый дигән таләбенә ярашлы оештырылды, дип белдергән "Башавтотранс" җитәкчесенең пассажирлар ташу буенча урынбасары Сергей Паскин.
Шәхси саклану чараларын уфалыларга Башкортстанның медицина киемнәре әзерләүче бер оешмасы бүләк иткән.
Ләкин, гаҗәпләнүегезгә караганда, күпләрегез бу хакта белми һәм бу акциягә эләкмәгән. Чөнки "Cameo" оешмасы 2 мең данә генә битлек биргән һәм аларны инде таратып бетереп баралардыр.
Паскин белдерүенчә, кондукторлар, водительләр, УПАП-1 һәм УПАП-2 хезмәткәрләре битлек һәм перчаткаларны мотлак кияргә тиеш.
Шулай булгач, җәмәгать транспортына утырасыгыз булса, һавадагы торнага ышанып чыкканчы, үз көнеңне үзең күрү ышанычлырак, дип, киеп чыгыгыз.