Барлык яңалыклар
Коронавирус
21 апрель 2020, 11:35

Коронавирус йөртүеңне белмәвең дә ихтимал

Менә шунысы куркыныч, диләр экспертлар.

Табиблар әйтүенчә, вирус йоктырган кайсыбер кешеләр аны чирләми дә үткәреп җибәрергә мөмкин.
“Русиядә коронавирус йоктыручыларның 45 проценты аны бернинди билгеләрсез үткәреп җибәрә, – ди бу уңайдан илнең Федераль медик-биологик агентлык җитәкчесе Вероника Скворцова. – 30 проценты кискен респиратор вируслы инфекциянең җиңел формалары белән чирли, әмма 20 проценты авыр үткәрә”.
Аның әйтүенчә, чир йоктыручы ир-атларның уртача яше – 44, хатын-кызларныкы – 47 яшь.
Коронавирусны бернинди билгеләрсез үткәреп җибәрүчеләр калганнарга чир йоктырырга ихтимал. Менә шунысы бүген төп проблема, ди Сечен университетының пульмонология кафедрасы мөдире, профессор Сергей Авдеев. Бигрәк тә яшьләр, сәламәт һәм нык кешеләрдә вирусның билгеләре күренмәскә мөмкин. Ә өлкәннәр, хроник чирләре булганнар, шулай ук шикәр диабеты һәм гипертония белән җәфаланучылар коронавирусны авыр кичерә, ди эксперт.
Балаларга килгәндә, алар таҗлы вирус белән сирәк чирли, йоктырган очракта да күбесендә чир билгеләре булмаска мөмкин, дип исәпли Авдеев.
“Чир билгеләре булмаганда коронавирусны анализ тапшырып кына белеп була. Һәм аны вирус үрчегән фазада гына белергә мөмкин. Әлеге фаза үткән булса, кеше антитәнчекләрне (антитела) ачыклауга тест үтеп кенә коронавирус белән чирләгән икәнлеген ачыклый ала”, – дип аңлата эксперт.
Шуңа күрә, миндә чир юк дип, йөри торган вакыт түгел. Сакланганны Ходай да саклармын дигән.
Читайте нас: