Республикада COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле коронавирус диагнозы расланган 14 кеше вафат булган. Үлүчеләрнең 64%ы (14 кешенең 9ы) — 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Аларның барында да башка җитди авырулар булган (онкология, шикәр, йөрәк авырулары). Бер пациент 40 яшьтән яшьрәк: 33 яшьлек ир коронавирустан тыш, шикәр диабеты белән интеккән.