Коронавирус
20 Апреля 2020, 05:53

Үзизоляция: уфалылар өйдә утыра

Ә сез режимны бозмыйсызмы?

«Яндекс.Карты» сервисы мәгълүматлары буенча, 19 апрельдә 20.30 сәгатьтә үзизоляция индексы 4,1 балл тәшкил иткән.
Республикада халык саны буенча икенче урында торган Стәрлетамакта бу күрсәткеч 3,9 баллга тигез. Сервисны уйлап табучылар сүзләре буенча, пандемиягә кадәр гадәти көндә бу күрсәткеч нольгә тигез, ягъни индекс бик түбән дигән сүз. Максималь индекс 5 балл тәшкил итә — бу очракта шәһәрдә төнге вакыттагы кебек тып-тын. Хәтерегезгә төшерәбез, бүгеннән республикада үзизоляция режимы таләпләре җитди катгыйланды. Өйдән нибары:
ашыгыч медицина ярдәме кирәккәндә;
кибеткә яисә аптекага барыр өчен;
чүп түгәргә;
эшкә барыр өчен чыгу рөхсәт ителә.
Онытмагыз, кадерле дуслар, үзизоляция режимы юктан кертелмәгән. Берникадәр өйдә торып кына вирусның яшен тизлеге белән таралуын туктатырга була. Моны табиблар да шулай ди, коронавирус иртәрәк таралган илләрнең тәҗрибәсе дә шул хакта сөйли. Үзегезне саклагыз!
Читайте нас