Ир кешегә 64 яшь тә тулмаган булган.
Коммунаркада, шимбә таңында Мәскәү өлкә думасы депутаты, 63 яшьлек Иван Жуков вафат булды, дип хәбәр итте Telegram-канал.
“Шайтан алгыры коронавирус сине бездән йолкып алды. Без, Жуков савыгыр, дип әйтә идек, - дип язган Богородский шәһәре округы башлыгы Игорь Сухин.
Соңгы вакытта депутат реанимациядә булган.
Ул авыруга каршы көрәш алып баруда актив катнашкан. Волонтерлар белән тыгыз хезмәттәшлектә булган.
Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьёв мәрхүм хакында бик җылы истәлекләр белдереп, Жуковны вафатыннан соң «Кыюлык һәм каһарманлык» ордены белән бүләкләргә тәкъдим итә.