Барлык яңалыклар
Коронавирус
20 апрель 2020, 13:47

Уфада Сбербанк хезмәткәрендә коронавирус ачыкланган

Сез ул бүлекчәгә бармаган идегезме?

“Звездный” сәүдә үзәгендә урнашкан Сбербанк офисын дезинфекция эшләре үткәрер өчен япканнар.

Сәбәбе — банкта яшьләүче бер ханымда коронавирус тапканнар. “Чирнең күзгә күренгән билгеләре юк иде. Беренчел анализ уңай нәтиҗәле булып чыккан. Тест нәтиҗәсен ул өйдә чагында белгән”, — дип бу хәлгә аңлатма бирә банк вәкиле. “Башинформ” мәгълүматы буенча, ханым COVID-19га үз теләге белән анализ тапшырган. Кабаттан тапшырган анализның нәтиҗәләрен белгәнче банк хезмәткәре үзизоляциядә өендә торачак. Шулай ук банкның бу бүлекчәсендә эшләгән башка хезмәткәрләр дә үзизоляциягә киткән.

Әлеге офис бүген, 20 апрельдә, үз эшен башларга тиеш.
Читайте нас: