Барлык яңалыклар
Коронавирус
20 апрель 2020, 19:55

Республика клиник дәваханәсендә карантин тәмамланды

Хезмәткәрләр ике атнага үзизоляциягә китә.

Уфаның Куватов исемендеге Республика клиник дәваханәсендә бүгеннән карантин тәмамланды. Медучреждение йогышлы госпиталь режимында эшне дәвам итәчәк, дип хәбәр итте брифингта Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Максим Забелин.
Дәваханә 6 апрельдән Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча карантинга ябылган иде.
Бүген дәваханәдә чикләү чаралары тәмамланды, күрсәтмәне үтәү вакыты чыкты, хезмәткәрләр һәм пациентларга өстәмә тест үткәрелде, дип хәбәр итте брифингта Роспотребнадзор вәкиле. Иртәгәдән хастаханәдә булган хезмәткәрләр (600гә якын кеше) ике атнага үзизоляцияләүга өйләренә кайтачак. Өйдә изоляцияләнергә мөмкинлекләре булмаганнарга Күз һәм пластик хирургия үзәгендә яки Республика тире-венерология диспансерында җиһазландырылган изоляторга күчәргә тәкъдим итәчәкләр.
Хезмәткәрләр, ковид-19га ике тапкыр тест үтеп, ике нәтиҗә дә инфекция юклыгын исбатлагач, хезмәт урыннарында эшли башлаячак.
Клиника эшен COVID-19 диагнозлы пациентларны дәвалау өчен йогышлы госпиталь буларак дәвам итәчәк, ләкин тулысынча түгел — моның өчен аерым корпуслар бүлеп биреләчәк. Үзизоляцияләүгә киткән табибларны һәм шәфкать туташларын коронавируска ике тискәре анализлары килгән РКХ хезмәткәрләре алыштырачак.
Әмма хастаханәдән бөтен табиблар да китмәячәк: «кызыл зонада» эшләгән кешеләр ике атналык вахтада калачак.
Республика дәваханәсенең баш табибы Эльза Сыртланова да 5 майга кадәр үзизоляцияләүгә китә. Бу вакытта баш табиб вазифаларын аның яңа урынбасары Евгений Кустов башкарачак.
6 майга кадәр дәваханә анда булган пациентлар һәм COVID-19 ачыкланган пациентлар өчен генә эшләячәк. Шуннан соң медучреждениедә хирургия, кардиология, неврология һ. б. юнәлешләр буенча пациентларны кабул итүне яңартырга планлаштыралар.
Читайте нас: