COVID-19ны авыр кичерүчеләрнең гемоглобин (кислородны йөртүче аксым) дәрәҗәсе төшә икән. Бу хакта Hematology, Transfusion and Cell Therapy журналында басылган.
Димәк, пневмонияле кайсыбер категория авыруларга ясалма сулыш алу аппаратлары ярдәм итмәскә мөмкин. Галимнәр гемоглобин күрсәткеченең төшүен шөбһәле билге дип исәпләргә тәкъдим иткән. Алар фикеренчә, коронавирус йоктырган барлык пациентларның да гемоглобин дәрәҗәсен тикшереп торырга кирәк.
“Ашыгыч рәвештә чирне авыр кичерүчеләргә кан күчерү процедурасы ярдәм итәр идеме икәнен ачыклаучы тикшеренүләр үткәрергә кирәк”, — диелә журналда басылган мәкаләдә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Русиядә 43 меңгә якын кеше коронавирус йоктырган, шуларның 361е үлгән. Һәм бу да әле чир йоктыруның югары ноктасы түгел, диләр вирусологлар. Алар әйтүенчә, илдә коронавирус йоктыруның югары ноктасы 1-2 көннән теркәлергә мөмкин.