Барлык яңалыклар
Коронавирус
20 апрель 2020, 17:12

COVID-19 инфекциясенең 52 яңа очрагы теркәлде

Башкортстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус булуы ачыкланды.

Башкортстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус булуы ачыкланды. Бу турыда сәламәтлек саклау министры Максим Забелин 20 апрель, дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте. Гомумән алганда, Башкортстанда 347 инфекция очрагы расланган, 247 кеше хастаханәгә салынган, 74 кеше амбулаториядә дәвалана, 20 кеше савыгып чыгарылган.
Бүгенгесе көндә тугыз лаборатория тест үткәрә, аларның өчесе шәхси, икесе гигиена һәм эпидемиология үзәге.
20 апрельгә 31 мең граждан тикшерелгән, 34 мең тест үткәрелгән. Узган тәүлектә 1972 анализ ясалган.
20 апрель иртәсендә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән 914 кеше ОРВИ диагнозы белән хастаханәгә салынган. Уфа һәм Уфа районында күзәтү астында 67 кеше бар, шуларның 18 балигъ булмаганнар. Республикада 1510 махсус дәвалану урыны булдырылган, шуларның 520 йогышлы авырулар өчен, 990 яңадан профильләнгән. 28 апрельгә 2689 махсус дәвалану урыны әзер булачак.
Русиядә соңгы көндә 4268 инфекция теркәлде. Шуларның 2 меңгә якын кешесендә авыруның клиник күренеше булмаган. Зарарланганнарның гомуми саны - 47 121 кеше.
Читайте нас: