Барлык яңалыклар
Коронавирус
20 апрель 2020, 14:20

10 көндә арзан хактан язылып кал!

20-30 апрельләрдә матбугатка язылу ункөнлеге игълан ителде.

Кадерле дуслар! Илләрне карантинга һәм үзизоляциягә ябып куйган коронавирус шактый катлауланулар тудырды.
Үзизоляция чоры булуга һәм күпчелек почта бүлекчәләренең ишекләре вакытлыча ябык булуга карамастан, “Өмет”кә язылу дәвам итә. Үткән саннарда без сезгә, “Өмет”нең сайтына кереп, онлайн-подписка ясау мөмкинлеге турында хәбәр иткән идек. Шулай ук мобиль почта-касса терминаллары аша язылырга мөмкинлеге хакында да искә төшердек. Ләкин редакциябезгә: “Онлайн-подписканы ясый алмадык, кайчан почта хезмәткәрләре үзләре өйгә килеп безне “Өмет”кә яздырыр икән?” дигән шалтыратулар торган саен арта бара.
Хөрмәтле укучыларыбыз! 20-30 апрельләрдә матбугатка язылу ункөнлеге игълан ителде. Бу чорда арзан хаклар белән “Өмет”кә язылып кую мөмкинлеге бар. 6 айга язылу хакы нибары 745 сум 62 тиен генә тәшкил итәчәк, ягъни, апрель башында игълан ителгән хаклардан 103 сумга очсызрак. Сезгә тик почта бүлекләренә шалтыратып, почта хезмәткәрен йортыгызга чакырырга кирәк булачак.
Ташламалар саллы вакытта тизрәк язылып калырга тырышыгыз!
Искәрмә!
Почта хезмәткәрләре коронавирус чорында барлык тиешле саклану таләпләрен үтәп эшли.
Фото: 1rre.ru
Читайте нас: