Барлык яңалыклар
Коронавирус
18 апрель 2020, 00:20

Республика клиник дәваханәсеннән качкан алты хезмәткәрне мәҗбүри рәвештә клиникага салачаклар

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә хезмәткәрләрнең РКХ бинасыннан тәрәз аша китүләре яздырылган видео киң таралган иде.

Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең алты хезмәткәрен мәҗбүри рәвештә клиникага салачаклар.
Башкортстан Югары суды мәгълуматлары буенча, җиде җавап бирүчегә дәгъваны республиканың баш санитар табибы белдергән.
Алар изоляция режимы кертелгәннән соң, медицина тикшерүен тулы күләмдә узмыйча, дәваханә территориясеннән чыгып киткәннәр, бу республика территориясендә куркыныч йогышлы авыруларның таралуына китерергә мөмкин. Җавап бирүчеләр аларны рәсми рәвештә хастаханәдән үзизоляцияләүгә җибәрделәр, дип раслаган.
Суд хокук бозучыларны мәҗбүри рәвештә медицина учреждениесенә урнаштырырга дигән карар кабул иткән. Шулай ук алар COVID-19 инфекциясенә ике тапкыр анализ бирергә тиеш булачаклар. Карарлар кичекмәстән үтәлергә тиеш.
Суд бер административ дәгъва гаризасын канәгатьләндерүдән баш тарткан.
Читайте нас: