Барлык яңалыклар
Коронавирус
18 апрель 2020, 02:02

Благоварда да коронавирус йоктыручылар арткан, ди

Көнгә чыксаң, күңелле хәбәрләр бик аз шул...

Күптән түгел генә әле дөньядагы хәбәрләрне күзәткәндә, коронавирус безгә килеп җитә алмас дип уйлый идек.
Яңа коронавирус инфекциясе тәүдә Кытайда, аннары Европаның Италия белән Испания илләрендә, соңыннан Мәскәүдә котырганда ул Уфага килеп җитмәс төсле иде. Ә ул килеп җитте. Ул гына түгел, районнарга да таралды. “Благоварские вести” язуынча, туган районым Благоварда да таҗлы вирусны йоктыручылар бар, ди. Өченче көнне властьлар рәсми рәвештә 3 благоварлы коронавирус йоктырган дип хәбәр итсә, кичә инде бу вирус барлыгы 4 кешедә теркәлгән. Алар барысы да Уфаның йогышлы авырулар хастаханәләрендә дәвалана.
Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны 22 кешегә артып 213кә җиткән.
Рәсми мәгълүматларга ярашлы, 17 апрельгә төбәктә COVID-19дан 8 кеше үлгән, 14е — савыккан.
Русиядә соңгы тәүлек мәгълүматларына ярашлы, 4070 яңа коронавирус йоктыручы ачыкланган. Авыруларның гомум саны 32 008 кешегә җиткән. 2 509 пациент терелгән, ә инде 273 кеше бакыйлыкка күчкән.
Читайте нас: