Барлык яңалыклар
Коронавирус
17 апрель 2020, 14:15

Шәхси лабораториядә коронавируска тест тапшыру ни хак?

Коронавируска аноним тест тапшырып буламы?

Вирус йоктыруга шикле кешеләр саны арткан саен тикшерүләр дә арта.
Республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак әйтүенчә, бүген Үзәктә һәм Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына караган медицина оешмаларының 8 лабораториясендә яңа коронавируска тикшерүләр үткәрелә.
“Озакламый Башкортстан лабораторияләрендә коронавируска 9 мең проба тикшерелә башлаячак” дип язды үзенең фейсбуктагы битендә Максим Забелин. Чөнки тагын берничә лаборатория ачу күзаллана. Мәсәлән, алдагы атнада Стәрлетамакның 2нче санлы шәһәр дәваханәсе базасында тагын бер лаборатория ачылачак. Бу анализ нәтиҗәләрен көтү вакытын кыскартачак.

Шунысы яхшы: хәзер тестларны раслау өчен Мәскәүгә җибәрмиләр, аларны Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең лабораториясе үзе раслый. Димәк, нәтиҗәләр тизрәк килеп җитәчәк.
Әйткәндәй, республикада коронавирус инфекциясен диагностикалау буенча коммерция оешмалары реестрына “Лорак”, “Меги” медицина үзәге һәм “МедиаЛаб” оешмалары да кертелгән. Алар алдагы атнадан эшли башлый.
Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник лаборатория диагностикасы буенча штаттан тыш баш белгече Фәнил Билалов әйтүенчә, әлеге шәхси лабораторияләрдә, кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре һәм югары температура булмаса да, анализлар тапшырырга мөмкин.
“Төп шарт – анализга кадәр ике сәгать кала танауны сеңгермәскә һәм ашамаска, – диде ул. – Лабораториядә анализ тапшыру хаклары – 1200 сумнан башлап 1900 сумга кадәр”.
Белгеч әйтүенчә, тестны аноним тапшырып булмый, паспорт алып килергә кирәк.
Әгәр коронавирус расланса, лаборатория Роспотребнадзорга хәбәр итә һәм биоматериал кабаттан тикшерүгә җибәрелә.
Читайте нас: