Башкортстанда бүгенге көндә, 17 апрельдә, COVID - 19 таратуның өч учагы билгеләнгән: Куватов исемендеге Республика клиник дәваханәсе, Беләбәй район үзәк дәваханәсе һәм Нефтекамада урнашкан психоневрология интернаты. Бу хакта бүгенге брифингта БР Роспотребнадзор идарәсе бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Венер Изикаев хәбәр итте.
Бирскида, Октябрьскийда, Салаватта, Ишембайда, 1 санлы Стәрлетамак клиник дәваханасында һәм РКХдә бүлекләрне өлешчә ябу белән чикләү чаралары кертелде. Шулай ук Республика онкология диспансеры, Уфа шәһәренең 22нче һәм 21нче хастаханәләре карантинда.