Барлык яңалыклар
Коронавирус
17 апрель 2020, 21:05

Коронавирус соңгы зарарланмаган төбәккә килеп җиткән

Моңа кадәр Алтай Республикасы Русиядә яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлану очраклары теркәлмәгән соңгы төбәк иде.

Алтай Республикасы Русиядә инфекция килеп җитмәгән соңгы төбәк статусыннан мәхрүм калды. Бүгенге көнгә анда ике зарарлану очрагы расланган. Көтмәгән җирдә — Алтай башкаласында түгел, ә ерак Онгудай авылында коронавирус пәйда булды. Авылның бөтен халкы анализлар тапшыра һәм бу хәл ничек килеп чыгуы турында фикер алыша.
Авылга кунакка әти-әнисе янына кызлары кайткан. Кызында бер симптом да булмаган, әмма ул киткәннән соң берничә көннән 67 яшьлек әнисендә ОРВИ билгеләре — ютәл, томау, температура барлыкка килгән. Җирле табибларның сагаюын да билгеләп үтәргә кирәк, алар коронавируска анализ алган һәм ул расланган. Хатынның ирендә симптомнар булмауга карамастан, аның да тесты уңай нәтиҗәле килгән. Кызларында шулай ук COVID-19 расланган. Ул ата-аналары янына кайтканчы салкын тию кичерүе, тик риск төркеменә кермәү сәбәпле (авырулар белән элемтәгә кермәгән, чит илдә булмаган) табиблар анардан COVID-19ка анализ алмавы турында хәбәр иткән.
Марина Бугреева, Алтай Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат сәркатибе: “Хәзерге вакытта 117 кешедән анализ алынды. Аларның нәтиҗәләре әлегә әзер түгел”, -ди.
Авыру ир белән хатынны Тау-Алтай хастаханәсенә озатканнар. Белгечләр авырулар белән якын элемтәдә булучыларны да тикшерә.
Читайте нас: