Барлык яңалыклар
Коронавирус
17 апрель 2020, 01:34

Карантинда бикләнеп калган табибларга передача тапшырырга була

Бүгенге көндә республика клиник дәвахнәсендә 1200гә якын кеше — изоляциядә.

Уфада карантин аркасында республика клиник дәваханәсендә изоляциядә калган табибларга кирәк-яраклар кабул итү пункты ачылды.
Ул Кустарная урамындагы 17 санлы йортта (Сукырлар җәмгыятенең элекке бинасында) урнашкан. Бу передачаларны волонтерлар кабул итә һәм тиз бозыла торган ризыклар яисә дәваханәгә алып керергә рөхсәт ителмәгән нәрсәләр бармы, юкмы икәнлеген тикшерә. Соңыннан пакетны дезинфекцияләячәкләр. Дәваханә хакимияте пакетка тапшырыласы кешенең фамилиясен һәм эшләгән бүлеген язуны үтенә.
Хәтерегездә булса, 6 апрель көнне республика клиник дәваханәсе яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле карантинга ябылды. Дәваханәдә 1200ләп кеше (яртысы — пациентлар) бикләнеп калды. Алар ким дигәндә 14 көн дәваханәдән чыкмаска тиеш.
Читайте нас: