20 апрельгә Башкортстанда барлык социаль учреждениеләр карантинга ябыла.
Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров соцучреждениеләрне этаплап ябарга кушты. Ул дүрт учреждениене ябу турындагы указга кул куюын аңлатты.
“Иң әйбәте – эчтән бикләнәчәкбез һәм оборонаны шулай тотачакбыз, - диде төбәк җитәкчесе. – Җомга көнне кичен юл картасы әзер булачак. Дүшәмбе 9.00 сәгатькә барлык социаль учреждениеләр ябылырга тиеш”.
Муниципалитет башлыкларына социаль учреждениеләр өчен саклану чаралары һәм туклануны тәэмин итәргә кушылды.