Коронавирус биологик коралмы?
Белгечләр, ниһаять, беренче булып коронавирусны йоктырган кешене тапканнар. “Нулевой” авыру Кытайның Ухань шәһәрендәге лаборатория хезмәткәре булып чыкты.
Кызганычка каршы, бу шәһәр башта ук эпидемия үзәге булды. Күп сораулар тудырган сәер вирусның кинәт пәйда булуы гади кешеләрне дә уйланырга мәҗбүр итте. Соңгы биш айда бөтен җир шарының яшәеше нык үзгәрде. Моңарчы: “Кайдан чыккан? Кем беренче йоктырган?” кебек сорауларга җавап бирүче булмады. Инде, ниһаять, дөрескә охшаган җавап бар.
Бу хакта Кытай властьләре карарлары белән танышкан һәм тиешле документларны күргән берничә чыганакка таянып, Fox Nevs каналы хәбәр итте.
Телевизион канал вирус “лабораториядә биологик корал буларак барлыкка килмәгән”, ә Кытайның вирусларны билгеләү һәм аларга каршы көрәштә АКШны узарга омтылуы нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип билгели.