Барлык яңалыклар
Коронавирус
16 апрель 2020, 13:40

Коронавирусның тагын бер билгесе ачыкланган

Аны Италия һәм Испания табиблары ачыклаган.

Аякларда тимгелләр барлыкка килү коронавирус инфекциясенең бер билгесе булырга мөмкин икән.
Һәрхәлдә, Италия һәм Испания табиблары шундый нәтиҗәгә килгән. Чөнки Италиядә коронавирус диагнозы куелган һәр бишенче пациентта тән тиресе проблемалары барлыкка килгән. Бу билге бигрәк тә балалар һәм үсмерләрдә еш очрый.
Белгечләр әйтүенчә, коронавирус вакытындагы тимгелләр су чәчәгенекенә яки кызамыкныкына охшаш. Алар башлыча аяк бармакларына чыгалар һәм бераздан, эз калдырмый, төзәләләр.
Шуңа табиблар мондый тимгелләргә җитди карарга чакыра. Әлбәттә, тимгелләр чыгу гына коронавирус йоккан дигән сүз түгел. Шулай да үзегезгә карата игътибарны арттырырга кирәк, диләр белгечләр.
Читайте нас: