Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 18 мартта республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимын кертү турындагы указга кул куйган иде. Нәкъ әлеге указга төзәтмәләр кертелде. Аерым алганда, яңа кагыйдәләр нигезендә, кеше судка, хокук саклау органнарына һәм башка дәүләт органнарына, муниципаль идарәләргә чакырылса, хәрби-табиб комиссияләренә чакыру хаты булса, үзизоляция режимы таләпләре кулланылмый. Шулай ук, документка кул куйган мизгелдән оптика һәм чәчтараш, маникюр һәм педикюр салоннарына халыкны хезмәтләндерүне дәвам итәргә рөхсәт ителә. Ләкин моның өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк:
кабул итү алдан язылу буенча башкарыла; бүлмәдә хезмәткәрләр белән бергә алты кешедән артык булмаска тиеш; хезмәткәрләр һәм клиентларның тән температурасын үлчәячәкләр. Югары температуралы кешеләргә бу салоннарга керергә ярамый; ОРВИ һәм грипп белән авыручыларга керергә рөхсәт ителми; клиентлар һәм хезмәткәрләр медицина битлекләре киеп йөрергә тиешләр; эш урыннарында социаль дистанция сакланырга тиеш; һәр клиенттан соң эш кораллары һәм контакт өслекләре дезинфекцияләнергә тиеш; ике сәгать саен салонның эчендә дезинфекцияләү үткәрелергә тиеш; хезмәткәрләрнең тән температурасы реестрын алып барырга, температураны үлчәгән белгечләрнең исеме, шулай ук дезинфекцияләүче кеше исеме һәм имзасы күрсәтелергә тиеш; Яңа указ шулай ук авыру билгеләре булмаган һәм коронавирус белән бәйләнештә булмаган кешеләрдән лаборатория анализлары алу тәртибен билгели. Яңа төзәтмәләр Уфа халыкара аэропортында, Уфа һәм Янаул тимер юл вокзалларында югарыда күрсәтелгән кешеләрдән анализ алырга мөмкинлек бирә.
Яңартылган указ оператив штаб әгъзаларына COVID-19 кертү һәм таратуны булдырмау өчен, бу указны бозган оешмалар (аерым эшкуарлар) эшен туктату хокукын бирә.
Башкортстан икътисадының тотрыклы эшләвен тәэмин итү өчен ситуация үзәге, төбәк икътисадының тотрыклылыгын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру белән бәйле, сорауларны тиз арада чишә алачак. Эшчәнлеге туктатылмаган органнар һәм оешмалар исемлеген яңадан карау, шулай ук коронавирус хәвефе янаган республика сәнәгать оешмалары исемлеген үзгәртү өчен тәкъдимнәр кертә алачак.