16 апрель оператив мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 191 коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары исәпләнә.
Ягъни узган тәүлектә республикада 42 яңа коронавирус йоктырган авырулар ачыкланган.
Стопкоронавирус.рф порталында хәбәр итүләренчә, Русиядә үткән тәүлектә тагы 3 448 авыру очрагы өстәлгән һәм гомумән 27 938 таҗлы вирус йоктырган пациент исәпләнә. Шуларның 2304е савыккан (соңгы тәүлек эчендә — 318 кеше) . Барлыгы 232 (соңгы тәүлектә — 34) кеше үлгән.