Барлык яңалыклар
10
Коронавирус
16 апрель 2020, 23:50

“Барысын да вакытында эшләгез!”

Республикада коронавируска каршы тору шартларында ниләр үзгәрә?

Республикада коронавируска каршы тору шартларында ниләр үзгәрә?
Коронавирус таралуга каршы тору оператив штабы утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзизоляция буенча режимны катгыйлатырга карар кылуын белдерде.
Кайсыбер тармакларның эшчәнлеген җанландырып җибәрү белән гражданнар үзизоляция режимын боза башлады. Уфада 13- 15 апрель көннәрендә полиция һәм власть органнары хезмәткәрләре 1,5 меңнән артык протокол төзеде.
Радий Хәбиров Хөкүмәткә “югары әзерлек” режимында эшлисе оешмаларның исемлеген төзергә кушты.
Киләсе дүшәмбе, 20 апрельдән, элек бирелгән бөтен пропусклар да гамәлдән чыга.
Яңа рөхсәт белешмәләрендә эш бирүче: хезмәткәр кайчан эштә булырга тиешлеге билгеләнгән приказ номерын һәм датасын; эш графигын һәм вакытын; эшләгән һәм яшәгән урынының адресын, әгәр хезмәткәр эш белән шәһәр буенча йөрергә тиеш булса, машина маркасын һәм номерын теркәргә тиеш.
Өйгә һәм эшкә бару өчен юлга 90 минут вакыт бирелә.
doroga02 сервисы буенча да чикләүләр кертелә, аның белән торак пунктыннан атнасына ике тапкыр гына чыгарга рөхсәт ителәчәк.
–Мин муниципалитет башлыкларына һәм оешма җитәкчеләренә җитди кисәтү ясыйм: әгәр дүшәмбегә кадәр яңа белешмәләр буенча ситуацияне җайга салмасагыз, сезнең хезмәткәрләрегез штраф түләячәкләр, – диде Радий Хәбиров. – Барысын да вакытында эшләгез.
Читайте нас: