Коронавирус
16 Апреля 2020, 12:02

20 апрельдән кемнәр эшкә чыга?

Башкортстан хакимияте берничә предприятиегә 20 апрельдән җитештерү эшчәнлегенә кире кайтырга рөхсәт бирәчәк.

Башкортстан хөкүмәте берничә предприятиегә 20 апрельдән җитештерү эшчәнлегенә кире кайтырга рөхсәт бирәчәк. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров игълан итте. Ул моны кешеләрнең һәм оешма җитәкчеләренең мөрәҗәгате белән аңлатты. "Вирус килә дә китә, ә җимерелгән икътисадны күтәрергә туры киләчәк", дип аңлый бүгенге вәзгыятьне хөкүмәт җитәкчелеге. Эшләргә рөхсәт ителгән предприятияләр исемлеге 20 апрельдә иртәнге 9га әзер булачак, дип хәбәр итте хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Андрей Назаров.
Шул ук вакытта, үзизоляция режимын үтәүне контрольдә тоту көчәйтелә, чөнки кешеләрнең җавапсыз мөнәсәбәте күпләп теркәлә. Шул исәптән эшкә барырга рөхсәт биргән махсус белешмә ияләре дә таләпләрне тиешенчә үтәми. Элеккеге рөхсәт кәгазьләре юкка чыгарыла. Предприятиеләр дүшәмбегә кадәр үз хезмәткәрләренә яңа кәгазьләр әзерләргә тиеш. Бу муниципалитетлар биргән пропускларга кагылмый.
“Дүшәмбе көнне массакүләм рейдлар булачак. Бу гражданнарның җавапсыз мөнәсәбәтеннән чыгып эшләнә”, - дип кисәтте Радий Хабиров.
Читайте нас