Барлык яңалыклар
Коронавирус
15 апрель 2020, 14:55

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 149га җитте

Үлүчеләр саны да арткан...

15 апрельгә оператив мәгълүматлар буенча, Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 149 кешегә җитте.
Бер тәүлек эчендә чирләүчеләр саны 20 кешегә арткан.
Әлеге 149 кешенең 9ы савыгып, дәваханәдән чыккан. Кызганычка, мәкерле чирдән үлүчеләр саны да соңгы тәүлектә 2 кешегә арткан. Республикада коронавирус барлыгы 5 кешенең гомерен өзде дип исәпләнелә.
Стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итүенчә, Русиядә соңгы тәүлектә тагын 3388 кешенең чир йоктыруы ачыкланган, 28 кеше үлгән. Терелүчеләр исемлегендә – 292 кеше.
Гомумән алганда, ил буенча 24490 кеше коронавирус йоктырган дип санала. Аларның 1986сы терелгән, 198е үлгән.
Читайте нас: