Джонс Хопкинс Университеты куркыныч саннарны атады.
Мәкерле авырудан АКШта соңгы шушы тәүлек эчендә генә дә 2 228 кеше җан җәслим кылган. Моны Джонс Хопкинс Университеты проекты мәгълүматы раслый.
Әлеге вакытта АКШта җәмгысе 608,3 мең инфекция белән зарарлану очрагы теркәлгән. 25, 9 мең кеше үлгән. 48,1 мең кеше савыгып чыккан.
Соңгы мәгълүматлар буенча, дөньяда 1,9 миллион кеше бу инфекцияне йоктырган.
Аларның 485 меңнән артыгы савыккан; 126,5 меңнән артыгы вафат булган.
11 мартта Кытайның Ухань төбәгендә чыккан бу афәт яшен тизлегендә тарала башлады. Белгечләр бу хәлне пандемия дип атады.