Барлык яңалыклар
Коронавирус
14 апрель 2020, 20:43

Яшьләргә коронавирус йоктырырга тәкъдим иткән

Немец эпидемиологы Александр Кекуле сәер тәкъдим ясаган.

Немец эпидемиологы Александр Кекуле карантинны туктатып, яшьләргә коронавирус йоктырырга тәкъдим иткән.

“Үзизоляциядә утырып кына без аны җиңә алмаячакбыз, бу бик озакка сузылачак”, - дигән. Карантинның озакка сузылуы вирустан да куркынычрак, ди ул. Вакцина көтеп утыру да дөрес түгел. Аны ким дигәндә алты ай эшләргә кирәк. Чын вакыты исә – бер ел. “Вакцина ясалганчы бер ел өйдә бикләнеп утыра алмыйбыз бит инде. Безнең җәмгыять белән мәдәният тулысынча җимереләчәк”, - дигән фикердә профессор.

Ул өч пункттан торган вариант тәкъдим итә. Беренче: карантинда олы яшьтәгеләр генә утырырга тиеш. Икенче: кул белән йөзгә тимәскә өйрәнергә кирәк, бөтен кеше дә битлек белән йөрергә тиеш. Өченче: яшьләрне коронавирус белән чирләтеп, иммунитет булдыру.

Әлеге вакытта Дания шушы план буенча яши башлады. Пасха бәйрәменнән соң уку йортлары ачылачак.

Чыганак: http://ufatime.ru/

Фото: ® UfaTime.ru

Читайте нас: