Барлык яңалыклар
Коронавирус
14 апрель 2020, 20:39

Русиядә коронавирус белән авыручыларның 40 процентында чир билгеләре юк

Моны ничек аңларга?

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова хәбәр итүенчә, Русиядә 2774 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган.

Шуларның 1040ында бернинди дә чир билгесе юк. Аларның саны артканнан-арта, ди ул. Апрель башында билгесез генә коронавирус йөртүчеләр 15-20 процентны тәшкил итсә, бүген аларның саны 40 процентка җиткән. Алардан пневмония йоктыру 5 кенә процент тәшкил итә.
Әйткәндәй, Кытайда коронавирустан вакцина ясаганнар һәм аны клиник сынау башланган.

Чыганак: ufatime.ru

Фото: ® UfaTime.ru

Читайте нас: