Барлык яңалыклар
Коронавирус
14 апрель 2020, 13:00

Коронавирустан дару уйлап тапканнар, ди

Бу хакта сәламәтлек саклау министры М.Мурашко хәбәр итте.

Кичә Владимир Путин белән үткән оператив киңәшмә барышында сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Русия галимнәре коронавирустан дару уйлап чыгаруларын белдерде.
“Русия компаниясе безнең коллегалар тарафыннан чит илләрдә тестлар үткән дару препараты уйлап чыгарды. Бу тулысынча безнең аналог. Клиник сынаулар өчен беренче партиясе чыгарылды инде”, — диде министр.
Кыска вакыт эчендә клиник сынаулар алдыннан үтәсе тикшеренүләр бәяләнәчәк дип аңлатты Мурашко.
“Без 10-12 көннән дә ким булмаган вакыт эчендә бу препарат сынаулар өчен клиникага керәчәк дип планлаштырабыз”, — дип тә өстәде ул.
Михаил Мурашко кайсыбер илләр тарафыннан Русиягә дарулар кайтаруны туктату аркасында препаратлар дефициты куркынычын да фаразлады.
“Русия территориясендә өстәмә теркәлмәгән препаратларны кертә алыр өчен без узган ялларда Һиндстан белән сөйләшүләр алып бардык. Ул дару препаратларын безгә кайтаруны туктаткан иде. Әле исә компания телдән булса да Русиягә дарулар ташуны тергезергә риза булуын белдерде”, — диде Мурашко.
Читайте нас: