Билгеле булуынча, 13 апрельгә республикада әлеге мәкерле чирне йоктырган 107 кеше исәпләнә.
Руспубликаның йогышлы авырулар клиник дәваханәсендә бүегнге көндә 44 пациент ята. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Коронавирус йоктырган 11 кеше Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә дәвалана.
Дим бистәсендәге клиник дәваханәдә әлеге вакытта 6 кеше госпитализациядә. Бер пациентның хәле бик авыр.
Чир йоктырган берешәр пациент Дүртөйле, Исәнгол үзәк район хастаханәләрендә, Күмертау, Октябрьский, Сибай дәваханәләрендә ята. Хәлләре уртача авырлыкта, диләр табиблар.
Бәләбәй үзәк район дәваханәсендә 4 авыруны дәвалыйлар. Өч пациент— Бөредә, ике авыру — Стәрлетамакның йогышлы авырулар дәваханәсендә.
8 кеше тулысынча терелеп чыккан. 3 авыру якты дөнья белән хушлашкан. Шуларның берсенең үлем сәбәбе COVID-19 дип билгеләнгән. Амбулатор дәвалануда —12 кеше. Аларда бу чир бик җиңел үтә, әмма шул ук вакытта коронавирус инфекциясе дигән диагноз куелган.
Коронавирус инфекциясенә шикле 262 кеше республика стационарларында ята. Шул исәптә 11 балигъ булмаган балалар да бар.