“Мин бүген иртә нәтиҗәләр ясамас идем. Без чыннан да шундый зур бәйрәм, Җиңү көне алдыннан, бүгенге яшәү режимыннан чыгарга телибез. Ләкин без, аннан тулысынча чыгып өлгерә алмаячакбыз. Илнең чикләү чараларыннан тулысынча чыгуы җәй башында булачак. Моңа да гражданнар социаль дистанция һәм үзизоляция режимы буенча барлык таләпләрне үтәгән очракта гына ирешеп булачак.Үзизоляциянең нәтиҗәлелеген бәяли алыр өчен, ике атналык ике цикл үтәргә тиешбез,”- диде вице-премьер.