Эпидемиологик авыр хәл аркасында, республика халкы бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләрен, санитар салфеткаларны һәм перчаткаларны күпләп куллана башлады. Бер маска, уртача, ике сәгать чамасы эффектив кулланыла, аннары ташлана. Көн саен дистәләрчә мең потенциаль куркыныч булган шәхси гигиена әйберләре чүп савытларына эләгә. Роспотребнадзор кисәтүенчә, өйдә кулланылган медицина битлеге, аерым капчыкка җыелырга яхшылап бәйләнергә, аннары гына савытка ташланырга тиеш. Бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар белән дә шулай эшләргә кирәк.
"Коммуналь хезмәт эшчеләре без ташлаган калдыкларны чыгару һәм эшкәртү белән көн саен сәламәтлекләренә хәвеф тудыралар. Шуңа күрә зур үтенеч: кулланылган перчаткаларны һәм битлекләрне савытларга ыргытканчы, аларны аерым пакетка төреп салыгыз. Көнкүреш калдыклары белән эш итү муниципаль операторлары хезмәткәрләренә, даими рәвештә, шәхси саклагыч җиһазлар бирелә. Ләкин саклану артык булмый”, -диде Республиканың табигый ресурслар һәм экология министры Урал Искәндәров.