Уфада Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең баш табибы Эльза Сыртланова үзенең Фейсбуктагы битендә гражданнарга мөрәҗәгать итте. Ул 12 апрельгә дәваханәдә пневмония диагнозы куелган 130 пациент барлыгын хәбәр итте. Шуларның 6сы — реанимациядә. 52 пациентта коронавирус инфекциясе расланган.
“Без барыбыз да, башка хастаханәләрдәге коллегаларыбыз да бу коронавируслы пациентлар белән күзгә-күз очрашачак. Һәм әле үк безнең табиблар бу авыруны дәвалауда белгеч була алалар”, — диде баш табиб.
Бүген дәваханәдә карантин шартларында 700гә якын медицина хезмәткәрләре һәм шулкадәр үк пациент ята. Сыртланова сүзләре буенча, медицина персоналы индивидуаль саклау чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән. Бер тапкыр киелә торган да, күп тапкыр киелә торган костюмнар да, маскалар, перчаткалар бар, дарулар да җитә.
“Минем төп максатым — бу вирусны ничек тә, хәтта үз гомерем бәясенә булса да җиңәргә. Мин медицинага тугры табибларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә телим”, — дип язган Сыртланова.
Дәваханәнең ревматология бүлеге мөдире Римма Камалова “Уфа1” порталына биргән интервьюсында аның бүлегендә бүгенге көндә карантинда 41 пациент һәм 10 хезмәткәр булуын хәбәр итте. 12 пациентта һәм 4 табибта — пневмония. Алар коронавируска 6 апрельдә анализ тапшырган. Нәтиҗәләре 16 апрельдә көтелә.
Республикада бу хәлгә битараф кеше калмагандыр. Дәваханә эчендә бикләнеп калган табиблар да, пациентлар өчен дә бик борчылабыз. Аларга ихлас күңелдән түземлек телибез. Чирләгәннәргә исән-сау терелеп чыгарга Ходай үзе насыйп итсен!