“Беренче көннәрдән үк мин Башкортстан халкына дөресен сөйләргә вәгъдә бирдем. Әлеге вакытта 150-170 кешедә рәсми рәвештә коронавирус инфекциясе расланмаган. Тәҗрибә күрсәтүенчә, бу саннар үзгәрергә мөмкин. Көн саен бу хакта хәбәр итеп торачакбыз. Мине бу очракта башка мәсьәлә борчый. Безгә тиз арада республика клиник дәваханәсендәге карантин чараларын үткәрергә һәм тәмамларга кирәк. Ярдәм кирәккән табиблар һәм пациентларның бер өлеше Дим бистәсендәге йогышлы авырулар дәваханәсенә күчерелгән. Кайсыбер корпусларны без ябабыз, кайсыберләрен изоляторга җибәрәбез. Безнең планнар буенча, чәршәмбе көннәрендә республика клиник двәаханәсен тулысынча бушатабыз һәм тиешле дезинфекция чаралары үткәрәчәкбез”, — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы фикеренчә, коронавирус йоктыручылар саны һичшиксез артачак. Бу үткәрелгән тестларның саны дистәләрчә арту белән бәйле. Вакыйганың шундый төс аласына ул, төбәк җитәкчесе буларак, әзер булган. Р.Хәбировны иң борчыганы — безнең медицинаның әзерлеге.
“Мин башта ук үземне тормышта могҗизалар булмый дип әзерләдем. Шуңа күп нәрсәләргә рациональ карарга кирәк. Һәм кабаланмаска. Кабалана башласак — бар да юкка чыгачак. Без тыныч кына эшләячәкбез. Бу сынауны кабул итәчәкбез. Кызганычка каршы, әлеге вакыйга тирәли вирусологлар да күбәеп итте. Республикадагы процессларны системалы рәвештә атакалаган кешеләр дә арта. Бу гадәти хәл. Сәяси көрәш дигән сүз ул. Мәсьәлә башкада. Безнең медицина әлеге сынауны кабул итәргә әзер булса ярар иде дип кайгырам”, — диде Радий Хәбиров.
Яңа медицина учреждениесендә 100 палата булачак, шуларның 82се — аерым бокслар һәм 18 реанимация бүлмәләре. Үзәк составына диагностика, дезинфекция, лаборатория, аптека һәм үзәк стерилизацион бүлек тә керәчәк. Яңа йогышлы авырулар дәваханәсе март ахырында ил Президенты Владимир Путинның 2018 елда булдырган “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы төзелә башлады.