Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә коронавируска бәйле хәл буенча медицина штабы төзергә тәкъдим итте.
“Максим Васильевич, республика клиник дәваханәсе вакыйгасында өйрәнгәнсездер? – диде ул сәламәтлек саклау министры Забелинга мөрәҗәгать итеп. – Бүген бу дәваханә гаять зур проблема булып тора, өстәвенә, бик күп табибларсыз калабыз. Кайдан табиблар табабыз? Шуңа мин медицина штабы төзергә һәм аны “Сәламәтлек сәгате” кебек читтән торып үткәрергә тәкъдим итәм. Аеруча инфекция урыннары булдырылган дәваханәләрнең, карантин барган дәвалау учреждениеләре баш табибларын чакырырга кирәк. Мәгълүматны җитәкчелектән алырлык булсын”.
Медицина штабы утырышларында баш табиблар дәваханәдә нәрсәләр җитмәве, нинди корылмалар сатып алырга кирәклеге турында оператив хәбәр итеп торачак. Шулай ук пациентларның һәм хезмәткәрләрнең хәле турында да мәгълүмат бирәчәк.
Мондый утырышларны җомга яки сишәмбе саен үткәрергә ният ителә.
“Һәр кеше өчен көрәшегез, – диде төбәк җитәкчесе сәламәтлек саклау министрына карап. – Аңлыйм, бик читен. Сез кайсыбер пациентлар авыр хәлдә дип әйттегез. Һәрберсе өчен көрәшегез. Алга табан хәрәкәт итәбез, иллюзия булырга тиеш түгел: бу инфекция килеп, ишеккә шакыячак. Ул инде шакыды, ул монда”.