2020 елның ноябрь аенда коронавирусның икенче дулкыны ябыралачак, дип саныйлар кытайлылар. Әмма ул беренчесе кебек булмаячак, көчсезрәк булачак. Шанхайдагы “Хуашань” хатсаханәсенең инфекция бүлеге директоры, “Ковид-2019”ны дәвалау буенча эксперт төркеме җитәкчесе Чжан Вэнхунь шулай дигән.
“Математик исәпләр буенча кешелек бу вирусны җәйгә җиңми әле, - ди ул. – Яңа илләрдә яңа учаклар кабынып торачак. Икенче дулкын исә бу кадәр югалтуларга дучар итмәячәк, әмма Африка һәм Көньяк Америка илләрендә медицина начар үсешкән булу сәбәпле, авырга туры киләчәк”.