Барлык яңалыклар
Коронавирус
13 апрель 2020, 12:58

Коронавирустан үлгән кеше чир йоктыра алмый

Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак шулай дип белдерде.

Башкортстан халкын үзизоляция режимында җирләү процедуралары ничек үтәргә тиешлеге һәм коронавирус диагнозы расланган мәрхүмнәрне ни рәвешле соңгы юлга озатырга дигән сораулар борчый.
12 апрельдә узган Сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында мәрхүмнәрне җирләүгә барлык нормалар буенча да “әзерләячәкләр” дип белдерделәр. Аннары, әлегә республикада коронавирустан дөнья куйган 1 генә кеше теркәлгән.
“Алар (мәрхүмнәрнең җәсәдләре — Авт.) туганнарына әзер рәвештә тапшырылачак. Православие динендәгеләрнеке — ябык табутта, мөселманнарның туганнарын ачык табутта җирләүгә әзерләячәкләр. Һәркемгә памяткалар таратылачак”, — дип аңлатты БР буенча Роспотребнадзор идарәсе начальнигы вазифасын башкаручы Венер Изикаев.
Мәрхүм кеше коронавирус чыганагы булып тормый, ул вирус бүлеп чыгармый”, — диде БРның Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак. Шулай да мәрхүмнәрне соңгы юлга озатканда күпләп җыелмаска киңәш китте Анна Анриевна. Иң яхшысы — якын туганнар гына килү, ул очракта да дистанцияне үтәргә һәм индивидуаль саклау чаралары кулланырга кирәк, дип белдерде ул.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин COVID-19ның чума да, Себер язвасы да булмавын ассызыклады. Аның сүзләре буенча, вирус әллә ни тотрыклы түгел, һәм ул озак яшәми.
Читайте нас: