Барлык яңалыклар
Коронавирус
13 апрель 2020, 12:37

Дәваханәләрне ябу дәвам итә

Тагын бер Уфа дәваханәсен карантинга яптылар.

Уфаның 21 санлы дәваханәсендә яңа коронавирус инфекциясе булган пациент ачыкланды. Әлегә аңа рәсми рәвештә пневмония диагнозы куелган. Ләкин COVID-19 буенча беренче анализ уңай нәтиҗә биргән.

"Шуңа бәйле рәвештә 21 санлы дәваханә пациентларны чыгару һәм кабул итү өчен ябык. Тиешле чаралар күрелә. Элемтәдә булган персоналны тиз арада изоляциягә күчерәләр”, - дип аңлаттылар Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Дәваханә беренче чиратта дезинфекция өчен ябылган. Медицина учреждениесендәге клиника гадәти режимда эшли.
Читайте нас: