Коронавирус
13 апрель 2020, 16:40

Башкортстанда балалар йортлары һәм интернатлар махсус контрольгә алынды

Бүгенге көндә республикабызның мондый учреждениеләрендә 6425 кеше яши.

Радий Хәбиров бүген, 13 апрельдә, Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә муниципалитет башлыкларына психоневрологик интернатларны, балалар йортларын, картлар һәм инвалидлар йортларын шәхси контрольгә алырга кушты.
Республикада мондый төрдәге социаль учреждениеләрдә 6425 кеше яши, 4500 хезмәткәр эшли. 28 районда психоневрологик интернатлар һәм бүлекләр, 34дә - балалар йортлары, 10 районда - картлар һәм инвалидлар өчен йортлар бар. Муниципалитетлар башлыклары санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүгә аерым игътибар бирергә тиеш. Бу Нефтекамскида урнашкан психоневрологик интернатның бер пациентында COVID-19га анализы шикле булуга һәм тагын 12 кешенең ОРВИ билгеләре барлыкка килүе белән бәйле. Учреждение дезинфекцияләде һәм карантинга ябылды.
Читайте нас