Көндәлек брифингта республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Əлшəй районы үзəк хастаханəсенең поликлиника бүлеге карантинга ябылуы турында хәбәр итте. Анда коронавирус йоктырган бер кеше ачыкланган.
Бүген Уфаның 21 санлы дәваханәсе дә коронавирус инфекциясе йоктырган пациент ачыклану сәбәпле, дезинфекция чаралары үткәрү өчен карантинга ябылды.
Моңа тиклем Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә психо-неврология диспансеры карантинга ябылган иде. Аңа кадәр Уфаның Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе,Уфаның ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе (22нче санлы шәһәр дәваханәсе), Стәрлетамак шәһәренең 1нче санлы клиник дәваханәсе, Октябрьский шәһәре 1нче санлы дәваханәсенең ике бүлеге, Бәләбәй үзәк дәваханәсе, Бөре шәһәре дәваханәсенең хирургия һәм терапия бүлекләре карантинга ябылган иде.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин: “Бу учреждениеләрне коронавирус таралу учаклары дип атау дөрес түгел. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе катгый карантинга, ә калган дәваханәләр эпидемиягә каршы чаралар үткәрү өчен ябылды”, - ди.