Румыниянең Тимишаора шәһәрендә булган бу хәл. Тикшерү күрсәтүенчә, бу балаларның әниләре коронавируслы булмаган. Алар медицина хезмәткәрләренең хастаханәдә битлексез йөрүе турында әйткән. “Соңгы ике көндә мин үземне ужаслар фильмында йөрегән кебек хис итәм”, – дигән бер яшь әни. Бер бала хастаханәдә калган, калганнарын өйләренә үзизоляциягә кайтарып җибәргәннәр. Алар үзләрен әйбәт хис итәләр, дип яза The Mirror гәзите.