Барлык яңалыклар
Коронавирус
12 апрель 2020, 03:01

Радий Хәбиров республика клиник дәваханәсен барып күрде

Соңгы арада бу дәваханә турында имеш-мимешләр тынмый.

Кичә, 11 апрельдә, республика Башлыгы Радий Хәбиров Г.Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенә барды. Ул, барлык саклану чараларын үтәп, чумага каршы махсус костюм киде һәм дәваханә бинасына юлланды.

Төбәк җитәкчесе коронавирус йоктыручылар яткан палаталарга керде, табиблар һәм пациентлар белән аралашты. Аларга тиз арада савыгуларын теләде, дип яза “Горобзор”. Радий Хәбиров медперсонал һәм табибларның тулысынча респираторлар, махсус костюмнар, комбинезоннар, перчаткалар һәм башка саклану чаралары белән тәэмин ителгәнлеген үз күзләре белән күреп инанды. Барысы өчен дә туклану, ял итү урыннары оештырылган.
Моннан тыш, Радий Хәбиров коронавирус белән көрәшнең алгы сызыгындагы табибларга түләнәчәк финанс ярдәм хакында да искә төшерде.

Моңа кадәр язуыбызча, Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә әлеге вакытта коронавирус инфекциясен йоктырган 9 пациент дәвалана. Тагы 111 кеше тест нәтиҗәләрен көтә. Хастаханә 6 апрельдән катгый карантинга ябылган.
Читайте нас