Бер тәүлектә авыручылар саны 19 кешегә артты. 12 апрельгә 236 кеше коронавирус йогышына шикләнелә, алар арасында 11 кеше балигъ булмаганнар. Коронавирус буенча 18404 лаборатория тикшеренүләре үткәрелгән.
Соңгы бер көн эчендә илнең 52 төбәгендә 2186 коронавирус инфекциясе очрагы расланган. Савыкканнан соң чыгарылган пациентлар саны 1291гә кадәр арткан. Бүгенге көндә 82 төбәктә 15770 коронавирус инфекциясе теркәлде. Соңгы көндә 246 кеше сәламәтләнү сәбәпле өйләренә җибәрелгән, 130 кеше вафат булучылар исемлегендә.