Барлык яңалыклар
Коронавирус
12 апрель 2020, 12:25

Андрей Назаров: “25 майга тапшырырга тырышачакбыз”

Яңа инфекцион дәваханәне максималь кыска срокларда төзиләр.

Башкортстан хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров журналистлар белән очрашуда Уфа районы Зубово авылы янында төзелүче инфекцион дәваханәне төзүчеләр срогыннан бер ай алда – 25 майга тапшырырга тырышачак, диде.
Андрей Назаров әйтүенчә, бу – катлаулы объект, аны максималь кыска срокларда төзергә туры килә.
“Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, катгый, гадәти булмаган карарлар кабул ителә. - диде ул. - Төзелешнең үзеннән тыш, лицензия алу һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү белән шөгыльләнергә кирәк. Яңа инфекцион үзәк 470ләп пациентны кабул итә алачак. Без бу карарны үзвакытында дөрес кабул иттек һәм ике көннән төзелеш мәйданына чыктык.
Инфекция таралуны исәпкә алып, бүген һәр көннең кадерле икәнен аңлап торабыз. Моңа кадәр объектны 25 июньгә төзеп бетәргә планлаштырган идек. Бүген исә барлык көчләрне, тырышлыкны берләштереп, 25 майга тапшырырбыз дип өметләнәбез”.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: