Кытай Русиягә COVID-19 коронавирус инфекциясе эпидемиясе таралуга каршы көрәштә, ярдәм күрсәтү өчен, белгечләр төркемен җибәрде, диелә КХР Тышкы эшләр министрлыгы хәбәрендә.Төркемне Кытай Халык Республикасының Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча Дәүләт Комитеты сайлап алган. Кытай медиклары безнең илгә 11 апрель иртәсендә очтылар. Бүгенгесе көндә, Кытайда коронавирус белән көрәшкә каршы зур тәҗрибә тупланды. Әлеге тәҗрибә безнең табибларга да артык булмас.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 мартта яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 пандемия кабынуын игълан итте. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда инде 1,5 миллионнан артык зарарлану очрагы теркәлгән, 92,7 меңнән артык кеше үлгән. Русиядә 11 917 авыру ачыкланган, 800гә якын сәламәтләнгән.